.RU
Карта сайта

269 *مَثَلُ - Хәдисләр аңлатмасы Чаллы 2004


269

*

مَثَلُ

الْمُؤْمِنِينَ

فِي

تَوَادِّهِمْ

وَ

تَعَاطُفِهِمْ

وَ

تَرَاحُمِهِمْ

مِثْلُ

الْجَسَدِ



اشْتَكَى

مِنْهُ

شَيْءٌ

تَدَاعَى

لَهُ

سَائِرُ

الْجَسَدِ

بِالسَّهَارِ

وَ

الْحُمَّى

*

"Мөселманнар, үз араларында бер-берсе белән сөй-ләшүләрендә, бер-берсенә миһербанлы һәм мәрхәмәтле булуларында бер тәнгә охшыйлар. Тәннән бер әгъза авыртса, бөтен әгъзалар шуңа ияреп, йокламый, өшеп һәм кызышып торалар".

Ягъни, тәннең кайсы гына җире авыртса, сызласа да, бөтен әгъзалар рәхәтсез булалар, йокламыйлар, кызып һәм өшеп торалар. Үз араларында мөселманнар да шулай бу-лырга тиешле.

Өлфәт булмаганда, өммәтләргә – хәят, ышаныч бул-маганда мәхәббәт булмас. Мал булмаганда дөньяда тору юк, мал табар өчен кәсеп һәм кәсеп өчен ышаныч кирәк. Гүзәл холык булмаганда ышаныч булмас.

Әүвәлге мөселманнарның уннан берсе кадәр генә булса да өлфәт һәм мәхәббәт булмаса, бүгенге мөселман-нар өчен хәят булачак түгел. Араларына өлфәт һәм мәхәб-бәт орлыклары чәчә алмасалар яки чәчеп тә үстерергә ты-рышмасалар, алар үзләренә үпкәләргә һәм бөтен бәлагә үзләре сәбәпче дип белергә тиешләр.

270

*

مَثَلِي

وَ

مَثَلُكُمْ

كَمَثَلِ

رَجُلٍ

أَوْقَدَ

نَارًا

فَجَعَلَ

الْفَرَاشُ

وَ

الْجَنَادِبُ

يَقَعْنَ



فِيهَا

وَ

هُوَ

يَذُبُّهُنَّ

عَنْهَا

وَ

أَنَا

آخِذٌ

بِحُجُزِكُمْ

عَنِ

النَّارِ

وَ

أَنْتُمْ

تَفَلَّتُونَ

مِنْ

يَدِي

*

"Минем белән сезнең мисалыгыз яндырган ут өстенә килеп төшүче күбәләкләрне, чикерткәләрне төшермәс өчен тырышучы кешегә тиң. Мин сезне утка төшермәс өчен бил бавыгыздан тотып, уттан ерак җибәрергә тыры-шам, әмма сез һаман минем кулымнан ычкынасыз".1

Рәсүлүллаһның үз өммәте өчен һәрвакыт котылу һәм сәгадәт юлларын күрсәтеп торуы, аларны дөнья һәм ахи-рәт хурлыгыннан котылдыру өчен тырышуы бик ачык һәм һәркемгә мәгълүм. Шушы нигъмәтнең кадерен белмичә, һаман нәфес теләге буенча йөрү кич белән утка төшүче күбәләккә охшауның үзе.

271

*

الْمَرْءُ

عَلَى

دِينِ

خَلِيلِهِ

فَلْيَنْظُرْ

أَحَدُكُمْ

مَنْ

يُخَالِلُ

*

"Кеше үз дустының динендә була, шуңа күрә һәркем үзенә кемне дус итеп алуына карасын!"1

Хакыйкатьтә, кеше үзенең табигатенә муафыйк кеше белән дус булыр һәм әгәр табигатьләрендә якынлык бул-маса, дуслык булмас. Акыллы белән ахмак, түбәнчелекле кеше белән тәкәббер, галим белән надан, ихлас күнелле кеше белән икейөзле бер-берсенә һич дус була алмаслар.

Һәрхәлдә, яхшы сынамый торып, дус сайламау һәм мөмкин булса, халыклар белән дус та, дошман да булмый гомер сөрү яхшы. Яхшы дус табуның иң авыр эшләрдән икәнлеге мәгълүм.

Безнең үз арабызда дуслык дигән нәрсә бармы? Дө-рес, бер-берсен ашка, чәйгә чакырышып йөрүчеләр, сөй-ләшеп утыручылар, хат язышучылар бар, ләкин дуслык өчен бу нәрсәләр генә җитәме? Хакыйкый дуслык галәмә-те исә кирәк җәфа һәм кирәк сафа күрсен, зарланмау һәм һәртөрле мөгамәләгә риза булып тору. Ягъни, дуслык бул-са, аннан зарлану булмас, зарлану булса, дуслык булмас. Дөрес, дуслар бигрәк тә, бер-берсен сөешүчеләр арасында шелтәләр, үпкәләшүләр була, ләкин болар зарланудан башка булган нечкә һәм нәзек нәрсәләрдер.

272

*

أَلْمَرْءُ

كَثِيرٌ

بِأَخِيهِ

*

"Кеше үзенең кардәше белән күбрәк була".

Максат – өлфәт-мәхәббәт белән булу һәм ярдәм ите-шү, дәгъват итү һәм бер генә кеше эшли алмаслык эшләр иптәшләр белән эшләнергә мөмкин икәнлеген хәтергә тө-шерү. Тамчы гына димәгез, күп тамчыдан күл була.

Мөселманнар әүвәлге хәлләрендә фәкыйрьләр, күбесе мал һәм дәүләтләреннән, мәртәбә һәм хөрмәтләреннән ае-рылып килгән мөһаҗирләр булганлыктан, Рәсүлүллаһ аларны туплау өчен һәртөрле чараларга керә, бер-берсенә өлфәт-мәхәббәтле булулары, матди һәм мәгънәви сурәт-ләрдә ярдәм бирешүләре хакында вәгазьләр кыла иде. Бу хәдис тә мөселманнар җәмәгатен мәгънәви рәвештә ныгы-ту юлында күрелгән чаралардан берсе.

Бер кеше эшли алмаган эшләр күп кешеләр белән эш-ләнә һәм бер кешенең акылы җитмәгән нәрсәләргә күп ке-шенең акылы җитә. Мөселманнар үзләренең бер дин кар-дәшләре буларак күңелләрендә тотып, көчләре җиткән ка-дәр фәкыйрьләр һәм ятимнәрнең хәлләрен кайгыртсалар һәм үзләрен бер гаилә хөкемендә итеп тотсалар, иҗтима-гый һәм әхлакый, мәдәни һәм икътисади эшләре бик ях-шыланыр, гыйльми һәм дини эшләре дә куандырырлык дәрәҗәдә булыр иде. Әгәр дә фәкыйрьләргә эш табып би-рүче һәм фәкыйрьләрнең балаларын укытучы, һөнәр һәм сәнәгатьләр өйрәтүче, сәүдә һәм кәсепләр турысында юл-лар күрсәтеп торучы җәмгыятьләре булып та, милләт ба-лалары яңа ысулларда, Ислам рухында тәрбияләнеп тор-салар иде, шөбһә юк, дәрәҗәләре югары күтәрелер, игъ-тибарлары үсәр, сүзләре югары урыннарга ишетелер, мак-сатлары бирелер, халыклар да

يَدُ

اللَّهِ

عَلَى

الْجَمَاعَةِ

"Аллаһының кулы җәмәгать өстендә" булуның серен аңларлар иде.

273

*

الْمُسْتَبَّانِ

مَا

قَالاَ

فَعَلَى

الْبَادِئِ

مَا

لَمْ

يَعْتَدِ

الْمَظْلُومُ

*

"Ике бер-берсе белән сүгешүчеләрнең тел һөнаһлары, сүгешү турысында өскә чыккан һәм арттырып җибәргәнгә кадәр, сүгешүне башлаучыга".1

Ике кеше ачуланыша һәм сүгешә башласалар, шуның гөнаһы сүгешүне башлаучыга була. Әмма мәзлум тараф сүгешүне башлаучыдан да арттырып җибәрсә, ул вакытта гөнаһ һәрберсенең үз гамәлләренә күрә була.

Әгәр берәү кимсетә башласа, шуңа каршы эш кылу дөреслеге бу хәдистән аңлашыла.

فَمَنِ اعْتَدَى عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَى عَلَيْكُمْ



"Әгәр берәр залим золым итсә, аннан золым иткән хәтле үч алыгыз"1 аяте дә шуны белдерә. Әмма, шулай булса да, каршы чыкмыйча, сабыр итеп калу һәм җавап-лашмау яхшырак, сәламәтлек шунда.

وَلَمَنْ

صَبَرَ

وَغَفَرَ

إِنَّ

ذََلِكَ

لَمِنْ

عَزْمِ

الأُمُورِ

"Әмма әгәр берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм гафу да итсә, бу эш, бик зур са-ваплы һәм бик зур файдалы эштер".2

Имам Әхмәт:

الْمُسْتَبَّانِ

شَيْطَانَانِ

يَتَهَاذَيَانِ

وَيَتَكَاذَبَانِ

"Ике сүгешү-че – талашучы һәм алдашучы ике шайтан", дигән хәдис риваять итә.

274

*

اَلْمُسْتَشَارُ

مُؤْتَمَنٌ

*

"Киңәш ителүче кеше ышанычлы булырга тиеш".3

Бер кеше һичкемгә зарар бирми торган һәм шәригать каршында тыелмаган бер эш турысында киңәш иткәндә киңәш ителүче кеше шул эш хакында үзе ни эшләячәген фикерләп карасын да, шуны үзе эшләячәк рәвештә киңәш бирсен! Әгәр дә шуны яшереп, икенче төрле киңәш бирсә яки сөйләргә ярамый торган серне фаш кылып йөрсә, хы-янәт итүче кеше саналыр. Мәгәр үзенә берәр төрле зарар булачак бер эш белән киңәш бирү лязем түгел. Бу турыда иң яхшысы дәшми тору.

Бу хөкем шәхси киңәшләргә генә хас түгел, бәлки го-муми киңәшләргә дә шулай. Мәсәлән, кирәк кечкенә һәм кирәк зур булсын, бер эш хакында киңәш мәҗлесе булса, шунда һәркем үзе яхшы күргән фикерне (кабул булса да, булмаса да) әйтергә тиеш.

Зур эшләр алдында акыл әһелләренә, диннәрендә га-фиф булган кешеләргә киңәш итү һәм акыл сорау, фикер-ләрен аңлау тиешле эш. Бирелгән киңәш белән гамәл кылу бурыч түгел, муафыйк күрелмәсә, аның белән гамәл ит-мәскә мөмкин, монда зарар юк. Әмма киңәш итү кирәкле һәм файдалы эш. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең иң акыллы-сына (Рәсүлүллаһ) да:

وَشَاوِرْهُمْ

فِي

الأَمْرِ

"Һәм эшләрдә алар бе-лән киңәш ит",1 –дип нәсыйхәт кылган иде.

Рәсүлүллаһ үзе дә сугыш эшләрендә генә түгел, бәлки башка эшләрдә дә сәхабәләргә киңәш итә иде. "Ифек" ва-кыйгасындагы киңәше мәгълүм.2 Ибне Котәйбә: "Рәсүлүл-лаһ хәтта хатыннарга да киңәш кыла һәм яхшы киңәш би-рә алсалар, шул хатыннарның киңәшләрен тота иде", – ди.3

275

*

الْمُسْلِمُ

أَخُو

الْمُسْلِمِ

لاَ

يَخُونُهُ

وَلاَ

يَكْذِبُهُ

وَلاَ

يَخْذُلُهُ

كُلُّ

الْمُسْلِمِ



عَلَى الْمُسْلِمِ حَرَامٌ عِرْضُهُ وَمَالُهُ وَدَمُهُ التَّقْوَى هَهُنَا بِحَسْبِ امْرِئٍ مِنَ الشَّرِّ



أَنْ

يُحَقِّرَ

أَخَاهُ

الْمُسْلِمَ

*

"Мөселман мөселманның кардәше, аңа хыянәт кыл-мас, алдамас һәм ярдәмсез ташлап калдырмас. Бер мөсел-манның икенче мөселманга абруе да, малы да, каны да хә-рам. Тәкъвалык күңелдә була. Кешенең явыз булуы өчен үзенең мөселман кардәшен хурлавы җитә".4

Хәдис шәриф мөселманның малына һәм намусына һө-җүм итү хәрам икәнлеген хәбәр бирә, моның бозык һәм кабахәт эш икәнлеген белдерә.

Безнең хәлебез гаҗәпләнерлек, гомеребез буенча дус булып һәм өлфәт итешеп йөргән кешеләребездән аз гына бер салкынлык күрү белән, мөнәсәбәтебезне кисәбез, на-мусына тиеп кимсетәбез һәм кулыбыздан килгән кадәр хурлыйбыз.

Беребезнең дәрәҗәсе күтәрелү, бәхете ачылу һәм кә-себе алга китүне икенчебез күтәрә алмый, шундый бер ва-кытта бу икенчебез дә үз-үзен тота белми, беренчебездән аерыла һәм гүя аның белән мөнәсәбәте һич булмаган кеше урынында мөгамәлә итә.

Мөселман карендәшкә хыянәт кылу, алдау, ярдәмсез ташлап калдыру кебек нәрсәләрнең һәрберсе ахирәттә за-рар бирә торган нәрсәләрдән.

Мөселман карендәшен кимсетү, хурлау гөнаһ икән-леге хакында моннан башка хәдисләр дә күп, аятьләр дә бар.

Ислам дине каршында "тәкъвалык" дип ахирәттә за-рар бирә торган нәрсәләрдән саклануга әйтелә.

276

*

الْمُسْلِمُ

مَنْ

سَلِمَ

الْمُسْلِمُونَ

مِنْ

لِسَانِهِ

وَيَدِهِ

*

"Мөселман шул – аның теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар сәламәт булырлар".1

"Мөселман"ның аңлатмасы шул, һәркем үзен шул үл-чәүгә салып, үзен тикшереп карарга тиеш. Мөселман булу өчен калыпның күп әһәмияте юк, бәлки үзенең зарарын мөселманнарга тидермәү мөһим. Теле белән зарар тидер-мәү шикелле каләме һәм башка әгъзалары белән дә зарар тидерүдән саклану лязем.

Ислам диненең рухы кардәшлек һәм һәр ике тарафтан да бер-берсенә каршы булган мәхәббәттән гыйбарәт. Шу-ңа күрә җир йөзендә булган мөселманнар мәгънәви бер җәмгыять булып игътибар ителә. Коръән Кәримнең:

إِنَّمَا

الْمُؤْمِنُونَ

إِخْوَة

ٌ

"Мөэминнәр, әлбәттә, бер-берсенә кар-дәшләр",2 – дип әйтүеннән хикмәт шул.

Дин кардәшлеге хакы һәртөрле шәхси ниятләр, нәфес файдасы һәм таләпләреннән югары булырга тиеш. Хакый-катьтә, Ислам дине гади булып, һәркем тарафыннан аңла-шылган дәверләрдә мөселманнар дип кардәшенең мәртә-бәсен белделәр, аңа ригая иттеләр, шуның өчен дә дөньяда яңа бер мәдәният һәм яңа бер гыйлем дәрьясы мәйданга чыгуга сәбәп булдылар.

277

*

الْمُسْلِمُونَ

عِنْدَ

شُرُوطِهِمْ

*

"Мөселманнар үзләренең шартларында нык булырга тиешләр".1

Мөселманнар үзләре тарафыннан кылынган шәригать каршында дөрес һәм игътибарга лаек шартларны үтәүләре һәм сүзләрендә торулары лязем. Мәгәр, нинди шартлар дөрес һәм нинди шартлар дөрес түгел икәнлеген белергә тиешле.

Мөселманнар арасында никах һәм талак вакытла-рында, сату-алу мәсьәләләрендә, аренда һәм заклад кебек мөгамәләләрдә булган һәм мәктәпләр һәм мәчетләр фай-дасы өчен ителгән вакыфлар, садакалардагы шартларның дөресләре һәм дөрес түгелләре фикъһ китапларында бәян ителә.

Коръән белән Сөннәткә муафыйк булмаган шартлар буш, файдасыз һәм бозык булып, "Мөселманнар үзләренең шартларында нык булырга тиешләр"дән максат Коръән белән Сөннәткә муафыйк шартлардыр.

278

*

مَطْلُ

الْغَنِيِّ

ظُلْمٌ

*

"Көче җитүче кешенең үз бурычын түләми кичекте-рүе – золым".2

Золым өскә йөкләнгән хакны тыюдан гыйбарәт. Бурычка алмау лязем. Инде мәҗбүр булып алынган икән, рәнҗетми тапшырырга тиешле. "Бурычлы булудан бик күп сыенасыз" диючеләргә каршы Рәсүлүллаһ: "Кеше бу-рычланса, вәгъдә кыла һәм вәгъдәсендә тора алмый",1 – дип җавап биргән иде. Моның дөреслегендә шик юк. Биг-рәк тә, бүген бурыч белән мөгамәлә кылуда бәрәкәт бетте. Ничәмә-ничә кешеләр банкларга бирәчәкләре сәбәпле эш-тән чыктылар, байлыкларыннан аерылдылар һәм һаман шулай дәвам итә.

Фәкыйрь булуы сәбәпле бурычын вакытында түли ал-мау "золым" түгел. Чөнки фәкыйрьлеккә төшүче кеше го-зерле санала. Мондый вакытта алачагы бар кеше үзенә би-рәчәге бар кешенең баеганын көтеп тору белән боерыла.

وَإِنْ

كَانَ

ذُو

عُسْرَةٍ

فَنَظِرَةٌ

إِلَى

مَيْسَرَةٍ

"Әгәр сездән бурычка алган кеше бурычын түли алмаслык фәкыйрь булса, бурычын түләргә мал тапканына чаклы кичектерү сезгә ляземдер".2 Ләкин бу гозер һәмишә кәсеп хакында тырышучы, ты-рышлык итүче һәм форсат килү белән бурычын түләү ни-ятендә булучы, мәгыйшәт кылу һәм көн үткәрү турысын-да иркен куллы булмый, зарурәт үтәр кадәргә генә канәга-ть кылып торучы, киенү-ясану, ашау-эчү турысында гадәт-тән тыш китмәүче фәкыйрьләргә генә хас булса кирәк. "Фәкыйрьләр вафат булганнарыннан соң бурычларын тү-ләү мөселманнарның казнасы өстенә лязем була",3 – диюче галимнәрнең максатлары да шундый фәкыйрьләрдер. Бу мәсьәләнең киңрәк бәяны әхлак китапларында мәзкүр.

279

*

مُعَلِّمُ

الْخَيْرِ

يَسْتَغْفِرُ

لَهُ

كُلُّ

شَيْء

ٍحَتَّى

الْحِيتَانُ

فِى

الْبَحْرِ

*

"Изгелек өйрәтүче өчен һәрнәрсә, хәтта судагы ба-лыкларга кадәр Аллаһы Тәгаләдән аны ярлыкауны сорый-лар".

Бу сүз мәктәптә балалар укытучыларга гына хас тү-гел, бәлки һәркем үзе белән изгелекне башкасына өйрәтсә, шуларның һәрберсе өчен гомуми. Мәктәпләрдә укытучы-лар (ниятләрен дөресләсәләр) бу сүз астына башлап керер-ләр. Мәгәр, изгелекне өйрәтү телдән бигрәк, гамәл белән булу лязем. Гамәле усаллык өйрәтүче ке-шенең теле ях-шылык өйрәтүендә файда булмас. Шуның өчен мәктәп мө-галлимнәре, балаларны тәрбия итүчеләр һәркемнән артык динле һәм дин әмерләрен тотучы, фазыйләт ияләре, га-фифләр булырга тиешләр. Шушы сыйфатларга ия булма-ган мөгаллим һәм мөгаллимәләргә туры килгән балалар, әгәр аларны Аллаһы Тәгалә берәр чара белән бу һәлакәт-тән коткармаса, бәхетсезләрдер.

Һәрхәлдә, дин мөгаллиме булган хәлдә, үзе дин әмер-ләрен тотмаган, теле белән өйрәтә торган нәрсәләрен га-мәле белән күрсәтә алмаган, күркәм холык һәм гыйффәт турысында шәкертләренә үрнәк була белмәгән мөгаллим-нәр бу хәдистәге сөенечләргә туры килмәсләр.

280

*

مَفَاتِيحُ

الْغَيْبِ

خَمْسٌ

لاَ

يَعْلَمُهَا

إِلاَّ

اللهُ

لاَ

يَعْلَمُ

مَا

فِى

غَدٍ

إِلاَّ

اللهُ

وَلاَ

يَعْلَمُ

مَا

تَغِيضُ

الأَرْحَامُ

إِلاَّ

اللهُ

وَ

لاَ

يَعْلَمُ

مَتَى

يَأْتِى

الْمَطَرُ

أَحَدٌ

إِلاَّ

اللهُ

وَلاَ

تَدْرِى

نَفْسٌ

بِأَيِّ

أَرْضٍ

تَمُوتُ

وَ

لاَ

يَعْلَمُ

مَتَى

تَقُومُ

السَّاعَةُ

إِلاَّ

اللهُ

*

"Инсаннардан яшерелгән гаеп нәрсәләрнең ачкыч-лары биштер. Аларны Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белмәс. Беренчесе: иртәгә нәрсә булачагын Аллаһы Тәга-ләдән башка һичкем белмәс. Икенчесе: аналарның карын-нарында булган балаларның хәлләрен катгый рәвештә Ал-лаһы Тәгаләдән башка һичкем белмәс. Өченчесе: яңгыр кайчан явачагын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белмәс. Дүртенчесе: һичбер кеше үзенең кайда вафат булачагын белмәс. Бишенчесе: Кыямәт кайчан булачагын Аллаһы Тә-галәдән башка һичкем белмәс".1

Бу биш нәрсә Коръән Кәримдә дә:

إِنَّ اللَّهَ عِنْدَهُ عِلْمُ السَّاعَةِ وَيُنَزِّلُ الْغَيْثَ وَيَعْلَمُ مَا فِي الأَرْحَامِ



وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ مَاذَا تَكْسِبُ غَدًا وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ بِأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ



"Әлбәттә, Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурында, Ул теләгән вакытта яңгыр яудырыр, Ул хатын-нарның карыннарындагы балаларның хәлен Үзе белер. Һәм һичбер кеше кайда үләчәген белмәс һәм һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс...",1 – дип килә.

Хәдистәге "биш" дигән сүздән шуннан артык түгел-лекне аңларга кирәк түгел. "Киләчәктәге нәрсәләрне һәм аналар карыннарында булган балаларның хәлләрен Алла-һы Тәгаләдән башкалар белми", диелгән сүзгә тәҗрибәләр һәм катгый булган хисаплар, гадәтләр беленә торган нәр-сәләр керми, мондый кагыйдә һәм кануннарга карап беле-нә торган нәрсәләр гаеп саналмый. Бүген өйләдән соң сә-гать алтыда кояш баер һәм иртәгә иртән сәгать дүрттә ко-яш чыгар, яки быел фәлән вакытта ай яки кояш тотылыр, шулай ук фәлән сәгать һәм фәлән минутта пароход һәм яки поезд килер дип сөйләүләр, табибларның һәм тәҗрибә әһелләренең үз каршыларында күп тәҗрибә ителгән галә-мәтләреннән дәлил кылып берәр карындагы баланың ир яки кыз икәнлеген хәбәр бирүләр һәм сөйләгәнгә туры ки-лүләр гаептән хәбәр бирү һәм гаепне белү булмый. Кабул ителә торган бер дәлилгә күрә әйтелгән нәрсәләр гаеп са-налмыйлар. "Карыннарда булган балаларның хәлләрен Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белмәс", диюдән максат аларның бәхетле яки бәхетсез, озын яки кыска гомерле бу-лу кебек хәлләредер. Берәр төрле табигый дәлилләр һәм тәҗрибәләр белән яңгыр явачагын алдан белү дә хәдистә зекер ителгән гаепкә керми. Максат – дәлилләр һәм тәҗ-рибәләрдән башка беленмәс, димәктер.

Шуның өчен табигый һәм дәлилләргә сөянмичә хәбәр бирүчеләр, берәүнең бәхетле һәм бәхетсез булачагын сөй-ләүчеләр, кулны тотып яки су һәм көзгеләргә карап кына югалган малларның урыннарын әйтүчеләрнең һәм, гому-мән, күрәзәчеләр, фал ачучыларның сүзләренә ышанырга ярамый. Боларның бөтен эшләре гади кешеләрне алдау һәм җиңел юл белән акча җыюдан гыйбарәт.
2014-07-19 18:44
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • Контрольная работа
  • © sanaalar.ru
    Образовательные документы для студентов.